Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларны ял көннәре көтә

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 нчы май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 1 октябрендәге 1163 номерлы "2019 елда ял көннәрен күчерү турында" карары нигезендә  2019 елда ял көннәре күчерелде:

5 гыйнвар шимбәсеннән 2 май пәнҗешәмбегә;

6 гыйнвар якшәмбедән 3 май җомгасына;

23 февраль шимбә көннән 10 май җомгасына.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 2019 елда биш көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5 һәм 9, 10, 11, 12 май ял көннәре булып санала. Эш көне 30 апрельдә һәм 8 майда бер сәгатькә кыскара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования