Россия Федерациясе субъектларына кадастр документларының күчермәсен түләүсез тәкъдим итүнең очраклар исемлеген киңәйтү хокукы бирелде.

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 6 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 06.03.2019 №22-ФЗ “Кадастр эшчәнлеге турындагы” Федераль законның 45 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законга кул куелды.

2007 елның 24 июль №221-ФЗ “Кадастр эшчәнлеге турындагы” Федераль законның (аннары №221-ФЗ Федераль законы) 45 маддәсе нигезендә 2013 елның 1 январенә дәүләт техник исәпләү һәм (яки) техник инвентаризация органнары һәм оешмаларында сакланган дәүләт техник исәпләү һәм техник инвентаризация документлары (теркәү кенәгәләре, реестрлар, хокук билгеләү документлары һәм шуңа охшашлар) аннары исәп-техник документация) Россия Федерациясе субъектлары милке булып торалар.

Күрсәтелгән документларны саклау һәм файдалану шулай ук Россия Федерациясе субъектына карый.

Шуның белән бергә №221-ФЗ Федераль законның 45 маддәсе 2 пункты белән исәп-техник документларның күчермәсен һәм аларда булган мәгълүматларны тәкъдим иткән өчен, федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан кала, түләү алу билгеләнгән.

Яңа кабул ителгән Федераль закон Россия Федерациясе субъектларына исәп-техник документларны һәм аларда булган мәгълүматларның күчермәсен түләүсез  тәкъдим итүнең өстәмә очракларын билгеләү хокукы бирә.

Кадастр эшчәнлеге сферасындагы документларның күчермәсе түләүсез  хокук теркәү органнары соравына гына түгел, ә дәүләт власте яки җирле үзидарә органнары соравына да тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International