Лениногорск районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылучылар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Виталий Слабодинның 2018 ел һәм 2019 елның 2 ае нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары турында, шулай ук Лениногорск муниципаль районы территориясендә автобусларда пассажирлар һәм багаж ташуда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары турында доклады белән таныштылар.

Шулай ук көн тәртибендә Лениногорск муниципаль районы территориясендә төбәк һәм җирле әһәмияттәге урам-юл челтәрен карап тотуга әзерлек мәсьәләсе бар иде. Бу турыда "Татнефтедор» ҖЧҖнең 3нче идарәсе начальнигы Айдар Мөдәрисов, «Татнефтедор» ҖЧҖнең 4нче  идарәсе начальнигы Дамир Мәгъсүмов, «БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге 1115 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» 2018 елның 17 декабрендәге 1149 номерлы Карарын үтәү турында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Марат Якупов таныштырды.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм аларны башкару вакытлары билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International