Хөрмәтле пенсионерлар!

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Россия Пенсионерлар Союзының Лениногорск бүлекчәсе Лениногорск районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, 2019 елның 29 мартында Хокукый ярдәм көнен үткәрү турында хәбәр итә.

Чарада ТКХ, Пенсия фонды, Россия Пенсионерлар Союзы, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, халыкны социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Барлык теләүчеләрне 29 март көнне 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Пенсия фонды идарәсенең клиентлар залында (Лениногорск шәһәре Гагарин урамы, 51 йорт) көтеп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International