Лениногорск көрәшчеләре медальләр белән кайтты

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 16-17 мартында Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Идел буеның төрле шәһәрләреннән грек-рим көрәше буенча 185 көрәшче катнашты: Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Азнакай, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Баулы, Волжск, Менделеевск, Можга, Түбән Кама, Оренбург, Тольятти, Тукай районы, Чистай шәһәрләреннән килгән иделәр.

Грек-рим көрәше буенча 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр алтын һәм бронза медальләр алып кайтты.

Турнирда 57 кг. га кадәр авырлык категориясендә Сергей Чатуров җиңүче булды.

Бердников Кирилл 38 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Афәрин! Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International