Лениногорск китапханәчеләре халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итәләр

15 март 2019 ел., җомга

Үзәк китапханәләр системасы китапханәчеләре волонтерлар сыйфатында чыгыш ясап, халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итәләр.

18 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен куркынычсызлык сәгате үткәрелде. Балалар белән «Яшь янгын сүндерүчеләр» уенын уйнадылар. «Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында»  плакатлар ярдәмендә төрле ситуацияләр карап тикшерелде һәм балалар аларны җиңеп чыктылар. Әлеге чарада 27 бала катнашты.

18 гыйнвар көнне Куакбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә,   “Уттан сак бул” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарага Түбән Чыршылы янгын сүндерү посты йөртүче-коткаручысы Закиров Ришат Рәис улын чакырдылар. Ул балаларны электр приборларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды, ут белән саксыз эш итү, шырпы белән уйнау бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип аңлатты. Киләчәктә кайсыгыз янгын сүндерүче булырга тели, дип сорады. Теләгәннәр янгын сүндерүче костюмын киеп карадылар. Китапханәче Г.И. Мифтахова «Ут белән шаярма» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Клуб директоры М.С. Әхмәтова кызыклы викторина үткәрде. Әлеге чарада 34 кеше катнашты.

 

 

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования