Татарстан Росреестры бакчачылык ширкәтләре рәисләре сорауларына җавап бирде

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан Росреестры вәкилләре «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законны хокукый куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»дә катнашты. Бу чарада шулай ук җәмәгатьчелек вщкилләре, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Үткәрелә торган чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева «түгәрәк өстәл» дә катнашучыларга документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итү тәртибе кертелүгә бәйле рәвештә кадастр исәбен алу һәм хокукны теркәү процедурасын, шул исәптән бакча җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларга кагылышлы үзгәрешләрне аңлатты.

Әйтик, төзелеш башланганчы бакча яки торак йортка хокукларны рәсмиләштерү өчен төзүче (җир участогының хокук иясе) җирле үзидарә органына (күчемсез милек объекты урнашкан урын буенча башкарма комитет) индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәр җибәрергә тиеш.

 Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International