Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе үтте

2019 елның 15 марты, җомга

14 мартта Лениногорск политехник колледжында (Гагарин урамы, 31нче йорт) чираттагы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәдә 18 эш бирүче катнашты. Вакансияләр төрле предприятие-оешмаларга кирәк иде: Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск үзәк район хастаханәсе, «Роснефтекомплект+», «Таттелеком», «Торос-молоко», Лениногорск Балалар йорты, “Молоко”, “Самитек-М”, “Альтрейд”, “Агрофирма “Лениногорская” җәмгыятьләреннән эш бирүчеләр килде.

Эш эзләүчеләргә 129 вакансия тәкъдим ителде: табиб, шәфкать туташы, пешекче, автомобиль йөртүче, слесарь-ремонтчы, эретеп ябыштыручы, элетромонтер, агроном, ветеринария табибы һ.б.

Вакансияләр ярминкәсендә 138 кеше катнашты. Шуның 35е эшкә урнашу соравы буенча әңгәмәгә бару өчен юллама алды.

Эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге тарафыннан үткәрелә торган чаралар һәм программалар турында искәртеп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International