Урдалыда хәтер көне

2019 елның 15 феврале, җомга

«Исток-Башлангыч» үзәгендә эшләүче Урдалы авылының социаль хезмәткәрләре Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан оештырылган очрашуда катнаштылар.

Урдалы авылыннан бу  сугышта 15 егет катнашып, аларның 14е исән-сау әйләнеп кайттылар, ә менә Рафик Гәрәевкә туган авылын яңадан күрү насыйп булмый: ул, армиягә алынуына 4 ай дигәндә, батырларча һәлак була. 
Укучы балалар чарада катнашучыларны Рафикның биографиясе белән таныштырдылар. Шушы темага багышланган слайдлар күрсәтелде. Аннары ветераннарны сәхнәгэ чакырып, аларга сүз бирдек. Сугышта күргәннәре турында искә төшерү алар өчен бик авыр булса да, күз яшьләре аша истәлекләре белән уртаклаштылар. 

Очрашуда шулай ук авыл җирлеге башлыгы Марат Җиһаншин, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Касыйм абый Хөснетдинов, ветераннар советы рәисе Әсхат абый Хәйретдинов, укытучы-ветеран Рәшидә апа Гайнетдинова һәм тагын берничә укытучы чыгыш ясады. 

Кунаклар хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында кечкенә генә концерт күрсәтелде.

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International