Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашты

2019 елның 15 феврале, җомга

Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның журналистлар белән очрашуы күркәм традициягә әйләнде. “Ярмарка” нәшрият йортында үткән чираттагы очрашуда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, ветеран-журналистлар, бүгенге көндә шәһәрдәге төрле газет һәм телевидениедә эшләүче журналистлар катнашты.

   Бу  юлы Республика журналистлар съездыннан соң очраштылар, бездән дә анда журналистлар оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Владимир Кожевников җитәкчелегендә делегация катнашкан иде, алар тәэсирләре белән уртаклашты.

   Рәгать Галиәгъзамович безнең массакүләм мәгълүмат чараларында элек-электән көчле журналистлар эшләвен билгеләп үтте. “Үзләре үрнәгендә яңа буынны тәрбияләде, бүген сез халыкка мәгълүматны җиткерүчеләр булып торасыз, эшегездә уңышлар телим сезгә, - диде.

   Район башлыгы шәһәрдәге төрле газет һәм телевидениедә эшләүче хезмәткәрләргә күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

   Очрашуда массакүләм мәгълүмат чараларында ТАССРның 100 еллыгына багышлап,  ветеран-журналистлар, шәһәр һәм районның күренекле кешеләре турында мәкаләләр циклын башларга, дигән тәкъдим булды, аны барысы да хуплап кабул  итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International