1 гыйнвардан 2018 ел керемнәре буенча декларация кампаниясе старт алды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Салым органнары тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр Декларация кампаниясе үткәрелә.

Гражданнарның аерым категорияләре салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына физик затлар кеременә салым буенча декларация тапшырырга тиеш (3 нче форма-НДФЛ).

3 НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга кирәк, әгәр 2018 елда түбәндәгеләр буенча керем алган булса:

- милкендәге фатирны сатып (3 елдан ким, 5 ел-2016 елның 1 гыйнварыннан соң милеккә алынган күчемсез милеккә карата),

- 3 елдан да ким булган машинаны саттып,

- кыйммәтле кәгазьләр сатып,

- кыйммәтле бүләкләр кабул итеп;

- лотереяда отып;

- милекне арендага биреп;

- яки чит ил чыганакларыннан табыш алып.

Керемнәр турында декларация тапшырырга тиешле гражданнар категорияләре исемлеге РФ Салым Кодексының 228 статьясында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында күрсәтелгән www.nalog.ru.

Физик затларның кеременә салым салу буенча телдән консультацияләр 8-800-222-222 Бердәм Контакт үзәге телефоны буенча алырга мөмкин.

 

Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Н. Андреева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International