Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районы Советы утырышында катнашты

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Л Лениногорск муниципаль районы Советының  "Лениногорск муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турындагы"  утырышында катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм районның башка вәкилләре белән бергә “Виктория» ҖЧҖ теплица хуҗалыгында булды, анда аның эшчәнлеге һәм җитештерелә торган продукциясе белән танышты, «Лениногорскнефть» идарәсенең күнегүләр паркын карады.

"Лениногорскнефть» идарәсе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Процесслар фабрикасы турында сөйләделәр - монда, өйрәнү паркында, практик күнекмәләргә һәм осталыкка өйрәтәләр, эшчеләрнең, белгечләрнең  квалификацияләрен күтәрәләр. Моннан тыш, дистанцион контроль һәм идарә автоматлаштырылган системасы базасында диспетчерлык хезмәтенең бердәм системасын булдыру проектын да күрсәттеләр.

Лениногорск Мәдәният сараенда Совет утырышы башланганчы, Лениногорск муниципаль районының промышленность предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре оештырган күргәзмәне карадылар.

  Лениногорск муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше турындагы доклад белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул 2018 елда ирешелгән күрсәткечләр турында җентекләп сөйләде һәм 2019 елга максатлар куйды.

“Безнең район халкының тормыш сыйфатын күтәрү муниципаль сәясәтнең өстенлеге булып тора, - дип билгеләп үтте ул. 2018 елда гражданнардан 2 меңнән артык мөрәҗәгать керде, шәхси кабул итүгә 216 кеше мөрәҗәгать итте. Төрле дәрәҗәдәге депутатлар тарафыннан 1,5 меңнән артык кеше кабул ителде. Нигездә мөрәҗәгатьләр җирдән файдалану, юллар төзү һәм ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль характердагы мәсьәләләргә кагылды».

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International