Мәктәптә мини-футбол!

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Мәктәпкә “Мини-футбол” бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында политехник колледжда мәктәп командалары арасында ярышлар узды. Ярышларда Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 5 кызлар һәм 12 егетләр командасы катнашты. 

Уеннар Олимпия системасы буенча узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар командалары арасында: 1 нче урынны 4 нче мәктәп командасы, 2 нче урынны 13 нче мәктәп командасы, 3 нче урынны 5 нче мәктәп командасы алды.

Егетләр командалары арасында: 1 урынны 6нчы мәктәп командасы, 2 урынны 5нче мәктәп командасы, 3 урынны 4нче мәктәп командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International