Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лениногорск муниципаль районына килде

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре белән килде.

Эш сәфәренең төп максаты - Лениногорск муниципаль районы Советының  “Лениногорск муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм районның башка вәкилләре белән бергә  “Виктория» ҖЧҖ теплица хуҗалыгында булды, анда аның эшчәнлеге һәм җитештерелә торган продукциясе белән танышты, «Лениногорскнефть» идарәсенең күнегүләр паркын карады.

"Лениногорскнефть» идарәсе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Процесслар фабрикасы турында сөйләделәр - монда, өйрәнү паркында, практик күнекмәләргә һәм осталыкка өйрәтәләр, эшчеләрнең, белгечләрнең  квалификацияләрен күтәрәләр. Моннан тыш, дистанцион контроль һәм идарә автоматлаштырылган системасы базасында диспетчерлык хезмәтенең бердәм системасын булдыру проектын да күрсәттеләр.

Лениногорск Мәдәният сараенда Совет утырышы башланганчы, Лениногорск муниципаль районының промышленность предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре оештырган күргәзмәне карадылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International