Лениногорск районы авылларында халык җыеннары башланды

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

14 гыйнварда Лениногорск районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды.

Беренче көнне җыеннар Глазово, Сугышлы, Керкәле, һәм Тимәш җирлекләрендә үтте.

Авыл җыеннарында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район башлыгы киңәшчесе петр Гринь, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов, районның төрле хезмәт һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Җыеннар вакытында авыл җирлеге башлыклары башкарылган эшләр турында сөйләде, 2019 ел планнары белән таныштырды. Үткән җыеннарда башлыклар территорияләрне төзекләндерүнең үзара салым акчасына, нефтьчеләр ярдәме белән, республика, шәһәр бюджеты һәм депутатлар ярдәме белән башкарылуын билгеләп үттеләр.

Халык тарафыннан булган сорауларның күпчелеге юллар һәм күперләрне төзекләндерү, авыл урамнарын яктырту, карт агачларны кисү турында иде, алар район җитәкчелегенең шәхси контрольлегенә алынды.

Җыеннарга нәтиҗә ясап, район башлыгы район җитәкчелегенең төп бурычы – районда халык өчен уңайлы шартлар булдыру булуын әйтеп үтте.

Авылларда җыеннар 22 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International