Киләсе атнада район авылларында халык җыеннары башлана

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Быел беренче җыен 14 гыйнвардан башланачак.


 Аның беренчесе Глазово авыл җирлегендә 10.00 сәгатьтә узачак. Аннан Сугышлыда(11.00 сәгатьтә), Керкәледә (13.00 сәгатьтә), Тимәш (16.00 сәгатьтә) авыл җирлегендә үтәчәк.

15 гыйнвар көнне Түбән Чыршылы (13.00), Федотовка (13.00), Куакбаш (17.00), Иске Куакта (17.00) була. Очрашулар 22 гыйнварда төгәлләнә.

 

Җыеннарда авыл башлыклары узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотачак, шәһәрдән килгән хезмәт вәкилләренә сорау бирү мөмкинлеге дә булачак.

Килегез, катнашыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования