КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалында фәнни-эзләнү эшләре буенча республика яшьләр конкурсы

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

6 декабрьдә КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалында  «Русский язык – культурный мост в языковом пространстве Республики Татарстан» фәнни-эзләнү эшләре буенча республика яшьләр конкурсы узды. Анда фәнни проектларның 45 авторы чакырылды. Алар үз эшләрен дүрт секциядә тәкъдим итте.

Эксперт комиссиясе эшчәнлегендә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Логос” психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ольга Ященко, Мәдәният сараеның халык традицияләре бүлеге мөдире Нейля Чубатова һәм мәгариф учреждениеләре укытучылары катнашты.

Эксперт советы республика конкурсына нәтиҗә ясады: 18 укучы һәм студент җиңүче һәм лауреатлар дип табылды, алар I, II и III дәрәҗә дипломнарга ия булды, призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International