Лениногорскида иң модалы яктылык кайтаргычка конкурс узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Белгәнегезчә,көннәр көскаргач, яктылык кайтаргычларны куллану бик тәкирәкле гамәл. Караңгы вакытта киемдә, яки башка җирдә яктылык кайтаручы элементларны тагу җәүлегә мөһим.

24нче балалар бакчасында "Иң модалы яктылык кайтаргыч" конкурсы узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган конкурста катнашты, алар анда әлеге элементларны ясау осталыгын күрсәтте.

Шулай ук "Юл хәхрәкәте куркынычысызлыгы" учреждениесе төзегән сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International