Бу көннәрдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр декадасы уза. Мәдәният сарае да 5 декабрь көнне "Яшь гаилә" клубы кысаларында "Яхшылык белән бүлеш" дигән очрашу уздырды. "Барби" шоу-төркеме (җитәкчесе И. Федюкевич) "Дари добро" оешмасының инвалид балалары белән очрашты.
Яшь артистлар үз иҗатлары хакында сөйләде, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.