"Коррупциягә каршы иҗат” республикакүләм бәйгесе старт алды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Конкурс эшләрен 16 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.Укучылар, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр арасында “Коррупциягә каршы иҗат” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе башланды. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр шул темага видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш тәкъдим итә ала. Соңгы юнәлешкә открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б. мисалында коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт белдерелгән эшләр керә.

Җиңүчеләр Дипломнар һәм бүләкләр алачак, ә җиңгән эшләрне Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы коррупциягә каршы реклама чараларында кулланырга мөмкин.

Конкурс эшләре  16 ноябрьгә кадәр protivcorrupcii@gmail.com почтасына кабул ителә. Бер катнашучыдан эшләр саны чикләнмәгән.

Җиңүчеләрне закон хакимияте, җәмәгать берләшмәләре вәкилләре, экспертлардан торган жюри ачыклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International