Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов район газетларына подписка бүләк итте

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шушы көннәрдә берничә кешегә “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларына киләсе яртыеллыкка подписка бүләк итте.

Һәр газетка язылу кампаниясе барышында шундый бүләк ясый ул. Бу юлы главаның подпискасына лаек булган кешеләр арасында тыл хезмәтчәннәре, чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗигане бетерүдә катнашучы, күп балалы ана бар иде.

Рәгать Галиәгъзамович аларга актив булулары,  шәһәр һәм район тормышы белән кызыксынып яшәүләре өчен рәхмәтен белдерде.

-Без  “Заман сулышы” газетын авылда яшәүче апабыздан алып килеп укый идек. Хәзер менә үзебезгә килеп торачак, -дип куана Шәһит абый Җиангиров. Ул гомере буе машина йөртүче булып эшләгән, Чернобыль атом-электр станциясендәге фаҗигане ликвидацияләүдә катнашкан кеше.

Людмила Бострикова җылылык челтәрләре предприятиесендә эшләгән. “Мин кызыксынучан кеше, укырга да бик яратам. Хәзер шәһәр яңалыкларын “Лениногорские вести” газетыннан белеп торачакмын. Мин аны элек алдыра идем, бик кызыклы газет, - ди.

  Район башлыгы башлап җибәргән  “Подписка бүләк ит” чарасында оешма һәм предприятие җитәкчеләрен дә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International