Лениногорск РУЭСына яңа җитәкче билгеләделәр

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бүген шәһәр администрациясендә "эшлекле дүшәмбе" планеркасында РУЭС начальнигы Равил Хисамовны бүләкләделәр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аңа Почет грамотасы һәм истәлеке бүләк тапшырды.Равил Хисамов күп еллар район электр челтәрләре узелын җитәкләде.

Киңәшмәдә яңа җитәкче белән дә таныштырдылар. Ул - Булат Әнвәр улы Әхмәдуллин. Әлмәт кешесе, моңа кадәр Сарманда эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International