Киокусинкай буенча Кама Аланында үткән бөтенроссия ярышларында лениногорскилылар да катнашты.
Анда Россия буенча 430, безнең шәһәрдә 9 яшь спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, безнекеләрдән Иван Тышко һәм Камил Хузеев – өченче урында, Ислам Шәймарданов һәм Ярослав Вечкитов – икенче урында. Артур Бердиев, Данил Сафин һәм Егор Шуков бөтенроссия турниры чемпионнары булдылар.