Лениногорскида шимбә көнне шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

18 августта 18.00 сәгатьтә Түбән сулык буендагы мәйданчыкта Шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты була. Анда шәһәрнең үзешчән артистлары чыгыш ясый. Мәскәү кунаклары да булачак: алар - Даниил Иванов, Диля Даль, Ани Варди, Мария Бурдина.

Үзебезнең артистлар Миләүшә Идиятова, Регина Тургаева, Людмила Михайлова, Владимир Скрипаль, Раил Гыйззәтуллин һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Концертка кадәр  11.00 сәгатьтә Ленин проспекты аллеясындагы М.Фомин һәйкәле янында конөерт һәм бәйрәм программасы була.

15.00 сәгатьтә  «Нефтяной Татарстан юбилей отмечает» шигырь һәм җырлар конкурсы җиңүчеләрен бүләклиячәкләр.

17.00 дә кыллы оркестр чыгышы булачак.

11.00 сәгатьтә түбән сулыкта  пляж волейболы һәм "Балерина" фонтаны янында “Әдәби эскәмия” чарасы үтәчәк. 

30 августта лениногорскилылар үзәк мәйданда республика көнен билгеләп үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International