Лениногорскилыларга пляжда авыру эләктермәс өчен киңәшләр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Санэпиднадзор инфекция һәм инфекция белән бәйле булмаган авыруларны профилактикалау максатыннан киңәшләр бирә 1.Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз. Йөзә белмәгәннәргә 1,2 метрдан тирән булмаган җирләргә генә керергә ярый.

2.Үзегезне начар хис итсәгез, суга кермәгез.

3.Авызыгызга су кермәсен, игътибарлы булыгыз, авыру йогарга мөмкин.

4.      Пляжга барганда баш киемегезне, су, зонтик, сөлге, крем алырга онытмагыз.

5.Чиста су гына эчегез.

6·        Кулларыгызны еш юыгыз.

7.Пляжда алкоголь кулланмавыгыз яхшы, исерек килеш суга керү катгый тыела.

8.Үзегезне начар хис итсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International