Район башлыгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый

2018 елның 6 июле, җомга

8 июльдә ил буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

 “Гомер-гомергә гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булып торды. Туган илгә мәхәббәт гаиләдән башлана бит. Әти-әни балаларга үрнәк булып торган гаиләләр аеруча хөрмәткә лаек. Бәйрәм алдыннан рәхмәт сүзләремне күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә җиткерәм. Һәр гаиләгә сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет телим”, дигән сүзләр бар анда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International