Иҗтимагый совет утырышы

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Муниципаль районның Иҗтимагый советының чираттагы утырышы район һәм шәһәрдге медицина учреждениеләре эшчәнлегенә, яңа объектларның эш нәтиҗәләренә багышланган иде. 

Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның башына район һәм шәһәрдә 82 мең 693 кеше яши, соңгы 10 ел эчендә 6 мең 553 кешегә кимегәнбез. Бу турыда үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Яркәев әйтеп үтте. Аның чыгышыннан күренгәнчә, соңгы 10 елда районда уртача гомер озынлыгы арту күзәтелә,  66 яшьтән 68гә җиткән. Тагын берничә сан: хатын-кызлар ирләргә караганда, 12 яшь ярымга озаграк яши һәм көчле затлар арасындагы үлем очраклары нәфис затларга караганда өч тапкырга артыграк, ди.

Туучыларга килгәндә, 2007 елда шәһәр һәм районда 946 бала туган, шуннан соңгы һәр елны туучылар саны арта барып, 2013 елда иң югары ноктасына җиткән – 1мең 117 бала дөньяга килгән. Шуннан соң туучылар саны кими башлаган,  2017 елда 851 бала туган. 2013 елдан соң бала тууның кискен кимүен аны исәпкә алу тәртибе үзгәрүе белән аңлаттылар. Бу турыда гинекология бүлеге мөдире Николай Багаев сөйләде. Былтыр биш ай эчендә 327 бала туган булса, быел 312 сабый дөньяга килгән.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International