Атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире, табиб-балалар хирургы Валерий Дмитриевич Никифоровны юбилее белән котлады һәм муниципаль берәмлек Советының Мактау Грамотасын тапшырды “Эковесна-2018” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Аларга республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мактау Грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды. Менә алар – җиңүчеләр:
1. "Иң яхшы предприятие" номинациясендә «ТНГ-ЛенГис» җәмгыяте;
2. «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә 2нче мәктәп;
3. «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә 28нче балалар бакчасы;
4. «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Андреяновлар гаиләсе бүләкләнде.