Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву ихтимал

2018 елның 1 июле, якшәмбе

Синоптиклар республиканың көнчыгыш районнарында һава шартлары бозылуны фаразлый.

2 июльдә Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз яву ихтимал. Бу хакта Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына сылтама белән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның көнчыгышында төштән соң һәм кичке якта көчле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International