Лениногорск районында иң яхшы сыер савучыларны һәм технологларны билгеләделәр

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Районның “Ленин” хуҗалыгында (Федотовка авылы) машина белән сыер саву операторлары һәм технологлар конкурсы узды.Конкурска катнашырга дип хуҗалыклардан 15 сыер савучы һәм 8 технолог килде. Алар теоретик һәм практик өлеш буенча көч сынашты. Хезмәтчәннәр сорауларга тиз генә җавап биреп, практик өлештә дә сынатмадылар.

Машина белән сыер саву операторлары саву аппаратын тиз генә сүтеп, җыеп куйгач, сыер савуда осталыкларын күрсәтте. Технологлар лабораториядә эшләде.

Шулай ук төрле кызыклы конкурсларда да катнашып алдылар, мәсәлән, таяк тартышу, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату.

Сыер савучылар арасында беренче урынга “Лениногорская агрофирмасы”ннан Дания Гарифуллина лаек булды. Ул мультиварка белән бүләкләнде. Технологлар арасында беренче урынны урынны “Сатурн-Урал” җәмгыятеннән Илназ Ситдиков алды, ул да мультиварка белән бүләкләнде.

Федотовка авылы үзешчәннәре конкурсны ял концерты белән бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International