Лениногорскилыларга сулыклар янында сак булырга киңәш итәләр

2018 елның 22 июне, җомга

Кызу көннәр җитте, халык сулыклар янына ашыга. Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Менә кайбер кагыйдәләр:

- Җәй көнне әти-әни тарафыннан контроль көчәйтелергә тиеш.

- Сулыкка бара икән, бала төп кагыйдәләрне белергә тиеш.

-Балагыз су коенганда аңардан күзегезне алмагыз.

-Балалар белән алар өчен махсус җиһазландырылган урында гына коенырга кирәк.

- Су кергәндә ялгыш авызына су капмасын.

Иң мөһиме: күңелсезлек булмасын дисәгез, балаларны су коенырга үзләрен генә җибәрмәгез.

Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International