17 июнь көнне "Дружба" балалар лагеренда Сабантуй гөрләде.
Балалар капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, аркан тартты һәм башка халык уеннарында бик теләп катнашты.
Соңыннан концерт та булды: катнашучылар җырладылар, шигырь сөйләделәр, татар биюендә ярышты.
"Дружба"да бәйрәм күңелле үтте, чын Сабантуйдан калышырлык булмады.