Лениногорскида Россия көнендә күп төрле чаралар үтте. Кичке концертны район башлыгы Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде. Чара барышында ул күп еллык нәтиҗәле эшчәнлек өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар сугыш һәм тыл ветераннары Щеголькова Лидия Борисовна һәм Ефременкова Валентина Петровна.
Шуннан соң район башлыгы «Трудовая доблесть России» бөтенроссия оешмасының Мактау Грамоталарын тапшырды. Бәйрәм концерт белән дәвам итте.