Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре балалар лагерьларын янгын куркынычсызлыгына тикшерә. Тикшерү барышында электр хуҗалыгына, эвакуация юлларына, телефон элемтәсе булу һәм башкаларга игътибар бирелә. Җитешсезлекләр булганда, аларга предписание бирелә. Смена башланган көнне инструктажлар тикшереләчәк.