«Беркем дә, берни дә онытылмады»

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

4 май пәнҗешәмбе елдан ел истәлекле  Җиңү Көне артта кала бара. Исән Бөек Ватан сугышы геройлары азрак кала. Мәңгелек дан аларга, хөрмәт.

Лениногорск  муниципаль районының дәүләт автоном «ҮЗӘГЕ «Исток-Башлангыч» бүлекчәсе өйдә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменең 73-нче еллыгына багышланган «Беркем дә, берни дә онытылмады» дигән акцясы уздырдылар.

Эшчеләр тол калган хатыннарның, сугышта катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып рәхмәт белдерделәр. Социаль  хезмәткәрләр һәм волонтерлар ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш эшләр күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр һәм 11, 3  мәктәп укучылары шәһәр зыяратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җирләү урыннарын җыештырүы матур традициягә әверелде.

Авылда эшләүче социаль хезмәткәрләр дә шәһәр хезмәттәшләренән калышмадылар. Волонтерлар белән берлектә якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, йорт янындагы  ишек алларын җыештырдылар. Шулай ук хезмәткәрләр көче белән авылдагы сугыш даны хәйкәлләре тәртипкә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International