Районда хезмәтчәннәр язгы кыр эшләренә керештеләр, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.
Кырларда күпьеллык үләннәрне тукландыру эше – 1 мең 500 гектарда, уҗымнарны тукландыру 900 гектарда башкарылган.
Шулай ук күпьеллык үләннәргә дым каплату (тырмалау) бара, бу 150 гектарда эшләнелгән. Кыр эшләренә “Лениногорская агрофирмасы”, “Сатурн-Урал”, “Маркс”, “Ленин”, “Спартак агрофирмасы” кереште.