Лениногорскида урман паркын төзекләндерү буенча фикер алыштылар

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Мәгариф идарәсе актлар залында узган фикер алышуда ул көнне район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге, ТОСлар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, активистлар катнашты.

Өч төркемгә бүленеп, урман паркын төзекләндерү турында фикер алыштылар. Сорауларын бирделәр, бәхәсләштеләр. Тәкъдимнәр төрле иде: паркта фотозона ясарга, мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәйданчыклар булдырырга, тренажерлар куярга, ачык һавада китапханә оештырырга, мәгълүмат щитлар куярга, чаңгы трассасы һәм башкалар булырга тиеш.

Фикер алышуның беркетмәсе белән дә танышырга мөмкин:Протокол общественного обсуждения концепции благоустройства Лесопарка им.М.Горького

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International