Район башлыгы Рәгать Хөсәенов студентлар белән очрашты

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

13 мартта КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалында район башлыгы Рәгать Хөсәенов студентлар белән очрашты.  Үзенең чыгышында ул республиканың социаль-икътисадый үсеше, муниципалитетның төрле программаларда катнашуы турында сөйләде. Студентлар сораулар бирделәр, шулай итеп әңгәмә килеп чыкты. Район башлыгы 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар темасын да читләтеп үтмәде. Ул һәркемне гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауга барып, тавыш бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International