Лениногорск муниципаль районы

Лениногорск чыршысы өчен тавыш бирәбез

10.01.2018
Республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм иң матур бизәү буенча конкурска нәтиҗә 20 гыйнвардан соң ясалачак.  
 
5 гыйнварда безгә комиссия килеп, шәһәр объектларының бизәлешен тикшергән. Нәтиҗә ясаганда, халык фикерен дә искә алачаклар. Республика муниципаль берәмлекләр порталында: http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2018.htm сылтамасы буенча тавыш бирергә кирәк. Андагы иисемлектән Лениногорск муниципаль районын сайларга, аннан чыршыны һәм үткәрелгән чараларны бәяләргә кирәк.  
 
Шәһәребез өчен тавыш бирик!

Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте



Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования